ИкеТел Башларга

Һәркемнең үз юлы.
Телебез уртак.

Сөйләшә башларга, балачактан таныш телгә кайтырга яки аны киләсе буынга тапшырырга. Монда һәркемгә урын бар.

Татар телен
кыска дәресләрдә өйрәнегез.

Сүзләрне истә калдырыгыз, җөмләләр төзегез һәм дөрес җавапларны сайлагыз.

Дәресләрне эзлекле үтегез һәм өйрәнгәннәрне кабатлагыз.

Татарча өйрәнергә

Татарча җөмләләрне
яздырыгыз.

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып укыгыз һәм язманы ИкеТел Voice аша җибәрегез.

Татар теленең әйтелешен, интонацияләрен һәм диалектларын сакларга булышыгыз.

Тавыш белән булышырга

Татар телен саклыйбыз
һәм үстерәбез.

Ясалма интеллект, сөйләм тану һәм тавыш синтезы өлкәсендәге заманча дөньякүләм эшләнмәләрне кулланабыз. Катнашучыларның ризалыгы белән яздырылган сөйләм татарча цифрлы сервислар өчен нигез була.

  1. Сөйләм яздыру

    Катнашучылар татарча җөмләләрне кычкырып укыйлар һәм үз сөйләмнәрен яздыралар.

  2. Мәгълүматларны тикшерү

    Катнашучылар язмаларны һәм аларның текстка туры килүен тикшерәләр. Кабул ителгән язмалар сөйләм корпусын тулыландыра.

  3. Ясалма интеллектны өйрәтү

    Корпус татар сөйләмен тану, тавыш синтезы һәм тел сервислары булдыру өчен кирәк.

Нигез салучылар

Проект турында

Мурат Каримов

Продукт һәм технологияләр

Ильшат Рахимбай

Мәдәният һәм җәмгыять

Үзегезгә якын
булганыннан башлагыз.

Бер яңа сүз. Бер сакланган тавыш. Телне дәвам итүгә һәркем үз өлешен кертә.